Татарстанлылар кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында 7 медаль алды

Ярышлар нәтиҗәләре буенча дүрт спортчы студент җыелма команда составында Европа чемпионатында катнашачак

 (Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында 7 медаль алды. Ярышлар Казанда Спортның су төрләре сараенда Европа чемпионатында катнашу өчен сайлап алу этабы буларак узды.

Медаль зачетында республика җыелма командасы сигезенче урынны алды. Шулай итеп, Волгоград өлкәсе спортчылары беренчелеккә чыкты, алардан соң - Санкт-Петербург һәм Мәскәү.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча дүрт спортчы студент җыелма команда составында Европа чемпионатында катнашачак, дип хәбәр итә Идел буе спорт һәм туризм академиясе матбугат хезмәте.