Әлки районы көрәшчесе Илназ Гыйматдинов – Бөтенроссия турниры җиңүчесе

Илназ Кемерово шәһәрендә узган әлеге илкүләм ярышта Татарстан командасы составында катнашты.

(Әлки, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матакта яшәүче Илназ Гыйматдинов билбау көрәше буенча "Себер кубогы" Бөтенроссия турнирында алтын медаль яулады, дип яза җирле басма.

Илназ Кемерово шәһәрендә узган әлеге илкүләм ярышта Татарстан командасы составында катнашты. Бу зур бәйгедә Россиянең 14 төбәгеннән 200 дән артык иң көчле көрәшчеләр бил алышкан. Илназ 85 килограммга кадәр үлчәмдә көрәшә. Әлеге авырлыкта 15 ир-егет келәмгә чыккан. Район Сабантуйларында батыр калган Илназ Гыйматдинов, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, турнир чемпионы исемен ала.