«КАМАЗ-мастер» «Алтын Каган-2020» раллиенда җиңүне Татарстанга багышлады

Команда гыйнварда узачак «Дакар» ралли-марафонына әзерләнә башлый.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Коронавирус аркасында тренировкалар һәм ярышлар чикләнгән иде, шуңа күрә «КАМАЗ-мастер» өчен машиналардагы барлык үзгәрешләрне сынап карарга, ә экипажга формага керергә кирәк иде. Команда барлык җиңүләрне, шул исәптән «Алтын Каган-2020» раллиенда җиңүне дә Татарстанга багышлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә «КАМАЗ-мастер» җитәкчесе Владимир Чагин сөйләде.

«КАМАЗ-мастер» өчен ярыш һәм күнегүләр процессы бик чикләнгән иде, Россия чемпионатының Әстерхан өлкәсендәге этабы быел Дакардан соң беренче ярыш булды. Шул ук вакытта бу гыйнвар аенда узачак киләсе «Дакарга» әзерлекнең финал этабы, шуңа күрә автомобильләрдәге барлык үзгәрешләрне дә сынап карарга һәм экипажларга күнегергә, ә яшьләргә йөрү мөмкинлеге бирергә кирәк иде», — диде Чагин.

Барлык спортчыларга очрашу һәм, ниһаять, бер-берсе белән күрешү күңелле булды, дип сөйләде ул. Команда ноябрьдә «Дакар» ралли-марафонына барачак. Әмма аларны Кабардино-Балкариядә өч көнлек җыеннар көтә, алар бу ярышка әзерләнүнең соңгы пункты булачак. Шул ук вакытта Чагин команда формасыннан һәм автомобильләрдәге яңалыклардан канәгать калуын билгеләп үтте.