news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия Президентының улы чакыруы буенча Күчмә халык уеннарында «Аударыш» уены да уза

Күчмә халык уеннары 2021 елда Бодрум шәһәрендә үткәреләчәк.

Төркия Президентының улы чакыруы буенча Күчмә халык уеннарында «Аударыш» уены да уза
Салават Камалетдинов

(Бөгелмә, 12 август, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Татарстандагы «Аударыш» спорт уены чемпионнары 2021 елда Төркиянең Бодрум шәһәрендә узачак Бөтендөнья Күчмә халык уеннарында катнашачак. Бу — Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганның улы, «Этноспорт» ат федерациясе җитәкчесе Билал Эрдоган чакыруы, диде Лениногорск районының Югары Каран авылы янында урнашкан «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин.

«Төркиянең президенты Рәҗәп Эрдоганның улы Билал Эрдоган халыкара „Этноспорт“ ат федерациясен җитәкчесе. Нәкъ ул безгә Күчмә халыкларның халыкара уеннарында катнашуга чакыру тапшырды. Без анда Россия вәкилләре булып катнашачакбыз. Анда „Аударыш“ Чемпионатында җиңүчеләр, уктан атучылар, „Тәңкә алу“ уенында җиңүче спортчыларыбыз барачак», — диде Фәрит Нәбиуллин.

Фәрит Нәбиуллин татар атларын үрчетә. Ул шулай ук татар атларын үрчетүче фермерлар белән бергә былтыр Казахстанда узган «Кок бору» (Кәҗә өчен көрәш) ярышында катнашкан. Аны 2019 елның апрель аенда халыкара «Этноспорт» ат федерациясе оештырган булган. Ярышларда Казахстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Әфганстан, Төркия һәм башка төрки илләр вәкилләре катнашкан.

Бу бәйгедә катнашканнан соң республикада уза торган «Аударыш» спорт уенының чемпионнары Төркиянең Бодрум шәһәрендә узасы «Игры кочевников-2020» чарасына чакыру алган булган. Тик коронавирус аркасында бу чара 2021 елга күчерелгән.

2019 елда Арча районында узган «Ат көне”ндә ат чабышыннан тыш өр-яңа бәйге — «Аударыш» узды. Бу бәйгедә татар токымлы атлардагы җайдаклар катнаша. Аның асылы — көндәшеңне билбавыннан тотып тартып төшерү. Татарстанда узганнан соң уенны Россия масштабында үткәрү планлаштырылган иде, әмма коронавирус аркасында, бәйге кичектерелде.

«Вирус чигенү белән, атка атланып уйнала торган „Аударыш“ чемпионатларын стартка чыгарачакбыз. Әлеге „Аударыш“ уены быел район сабантуйларында уздырылырга, соңыннан Федераль Сабантуенда аңа нәтиҗә ясалырга тиеш иде. Барысы да алда әле», — диде Фәрит Нәбиуллин.

Бөтендөнья Күчмә халык уеннары (Всемирные игры кочевников - кыргызча Дүйнөлүк көчмөндөр оюндары, инглизчә - World Nomad Games) - күчмә халыкларның этник спорт ярышлары буенча халыкара бәйге. Беренчесе Кыргызстанда, Ыссык-күл өлкәсе Чолпон-Ата шәһәрендә 2014 елның сентябрендә узды. Анда 19 илдән 771 спортчы һәм тренер катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100