Татарстанлылар Туринда узган Европа мастерлар уеннарында 13 медаль яулады

Ярышларда республиканы Россия җыелма командасы составында биш спорт ветераны тәкъдим итте.
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Италиянең Турин шәһәрендә узган IV Европа мастерлар уеннарында Татарстанның биш спортчысы барлыгы 13 медаль (өч – алтын, җиде – көмеш, өч – бронза) яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Әйтик, Мәхмүт Шакиров 5 мең метрга йөгерүдә – алтын, 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә – көмеш, ярыммарафонда бронза медальгә лаек булды.Алексей Окулов чүкеч ыргытуда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм диск ыргытуда икенче урынны яулады. Зөһрә Зарифҗанова чүкеч ыргытуда – икенче, диск ыргытуда өченче булды.Леонид Петров ярыммарафонда җиңде, 10 чакрымга йөгерүдә – икенче, 5 мең метрга йөгерүдә өченче булып килде. Ирек Мәхмүтшин исә 800 һәм 1500 метрга йөгерүдә көмеш медаль яулады.Спортның 29 төре буенча үткәрелгән ярышларда өлкән яшьтәге 7,5 меңнән артык атлет катнашты.«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, параллель рәвештә узган Европа мастерлар уеннарында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев академик ишү буенча ике медальгә лаек булды.