Түбән Камада төрле яшьтәге кешеләр өчен гомумшәһәр йөзүләре уздырачаклар

Ярышлар "Дуслык" комплексының 25 метрлы бассейнында узачак.
(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Түбән Камада йөзү буенча гомумшәһәр ярышлары уздырыла. Алар 14 августта "Дуслык" комплексының 25 метрлы бассейнында узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Ярышларны “Нефтехимик" спорт клубы һәм физик культура һәм спорт идарәсе оештыра. Катнашучыларда табиб рөхсәте һәм иминият полисы булуы мөһим. Команда составы чикләнмәгән.Ярышлар дүрт төркемдә үткәрелә: 2004-2005 елгы, 2006-2007 елгы егет-кызлар, өлкән буын (пенсионерлар) ир-атлар һәм хатын-кызлар, эшче яшьләр (35 яшькә кадәр) ир-атлар һәм хатын-кызлар.Әзерлек 9:30 сәгатьтә, ә ярышлар 10:00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон 8-917-299-72-03.