Лениногорскида Физкультурачы көнендә спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

"Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.
(Лениногорск, 13 август, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче, зур уңышларга ия булган балаларга да Мактау грамоталары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә."Юность" стадионында күп төрле спорт уеннары узды. "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.Спорт бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Лениногорскиның спорт шәһәре булуын, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләре турында әйтеп үтте.