Чүпрәледә спорт мәйданчыклары ачылды

Бүгенгә район авылларында 22 спорт мәйданчыгы бар.
(Чүпрәле, 13 август, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Физкультурачылар көненә багышланган тантанадан соң Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров әлеге авыл җирлекләрендә сафка баскан универсаль спорт мәйданчыкларын ачуда катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Тантанага балалар һәм яшүсмерләрдән тыш, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары да килгән иде. Вакыйганың шатлыклы булуы күз алдында, аларның һәркайсы үз баласының, оныгының сәламәт үсүен тели. Ә мондый спорт мәйданчыкларының сәламәт яшәү рәвешенә уңай йогынты ясауларына өмет бик зурдан.Бүгенгә район авылларында 22 спорт мәйданчыгы бар. Бу - малай-кызларга спортны үз итү һәм моның белән сәламәт булу, күңел күтәренкелеге алуга ишарә.Район башлыгы Марат Гафаров авыл яшьләрен һәм аларның әти-әниләрен күптән көтелгән спорт мәйданчыклары ачылу уңаеннан җылы тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Авыл җирлекләре башлыклары Рәмис Низаметдинов һәм Сергей Салифанов әлеге бүләк өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.