Әгерҗе тренерына Россиянең спорт мастеры исеме бирелде

Руслан Закировны Әгерҗе район Сабан туенда котлаганнар.
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе тренерына Россиянең спорт мастеры исеме бирелгән. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләре" яза.  Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе педагогы, Әгерҗе яшүсмерләрен кул көрәше серләренә өйрәтүче тренер, Татарстан, Россия, Европа, Дөнья күләмендә чемпионнар тәрбияләгән Руслан Закировка Россиянең спорт мастеры исеме бирелде, диелә хәбәрдә.  Руслан Рәмзил улын Әгерҗе район Сабан туенда котлаганнар.