"Рубин" футболчылары Австриядә иптәшләрчә ике матч уздыра

Казан командасының беренче сезон алды җыеннары 20 июньгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Австриядәге сезон алды җыеннары вакытында “Рубин” футболчылары иптәшләрчә ике матч уздырырга ниятли. Команданың беренче сезон алды җыеннары 10-20 июнь көннәрендә уза.

Көндәшләре билгеле инде. Алар – Словения клублары. 16 июньдә "Рубин" футболчыларын ил чемпионы – “Марибор”, 20 июньдә чемпионатны 5 нче урында төгәлләгән “Целе” командасы белән очрашу көтә.

Сүз уңаеннан: “Рубин” белән Австриядәге җыеннарга һөҗүмче Владимир Дядюн да китте. Аның бер ел инде төп состав белән шөгыльләнгәне дә юк иде. Соңгы тапкыр уенга чыкканына 18 июльдә ике ел була. Исегезгә төшерәбез, 9 июньдә командага баш тренер итеп Корбан Бердыев билгеләнде.