Казанның “Динамо” командасы “Минск” хоккей командасын ике тапкыр җиңде

Беренче очрашуда Казан хоккейчылары 4:0 исәбе белән җиңде, икенче матчта исәп - 6:2

  (Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионнары – Казанның “Динамо” командасы сезонны дәвам итә.
Маргарян спортчылары, 2014-2015 еллар БДБ чемпионаты уеннары кысаларында, “Минск” хоккей командасына каршы ике матч үткәрде. Беренче очрашуда Казан хоккейчылары 4:0 исәбе белән җиңде, икенче матчта исәп - 6:2.
Бүген һәм иртәгә көндәшләр тагын ике матч үткәрергә тиеш. Үзара килешү буенча 4 уен да Казанда уза.
«Динамо-Казан» – ХК «Минск» – 4:0.
«Динамо-Казан» – ХК «Минск» – 6:2.