Казанда байдаркада һәм каноэда ишү буенча ТР чемпионаты старт алды

Ярышларда 80 спортчы катнашуы көтелә

  (Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Спортның ишү төрләре үзәгендә Казанда байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча ТР чемпионатын ачу парады узды.

Ярышларның баш хөкемдары, бөтенроссия категориясендәге хөкемдар Николай Мордвин, шулай ук, махсус чакырылган кунаклар – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин һәм байдаркаларда һәм каноэда ишү буенча ТР җыелма командасы тренеры Таһир Камалетдинов катнашучыларга тантаналы чыгышлары белән мөрәҗәгать итте.

Ярышларда 6 команда – суда ишү буенча Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Казан олимпия резервы училищесы һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе вәкилләре, шулай ук, Чуашстан, Мари Иле һәм Ульян өлкәсе җыелма командалары катнаша. Ярышларда барлыгы 80 спортчы катнашуы көтелә.

Ярышлар 1999 елгы һәм өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үткәрелә. 200, 500 һәм 1000 метрга йөзү планлаштырыла.

Чемпионат 13-14 июньдә уза, дип белдерделәр ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.