Әлмәт спортчысы кикбоксинг буенча бөтенроссия бәйгесендә көмеш медаль алды

Кикбоксинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге Чиләбе шәһәрендә узды.

(Әлмәт, 13 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 3-8 майда Чиләбе шәһәрендә кикбоксинг буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Әлмәт егете призлы урын алды.

Әлмәтнең олимпия резервының спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ежов Глеб кикбоксинг буенча «Лоу-кик» дисциплинасында Россия беренчелегенең көмеш призеры булды.