Татарстан чаңгычысы Россия чемпионатында 70 км га узышта җиңде

Татарстан спортчысы Андрей Ларьковның нәтиҗәсе - 2 сәгать 41 минут 26 секунд

  (Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Кичә Мончегорскида чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатында 70 км арага ирекле стильдә ярышлар уздырылды.

Татарстан спортчысы Андрей Ларьковның 2 сәгать 41 минут 26 секунд нәтиҗәгә ирешеп, җиңеп чыкты. Икенче урында - Рауль Шакирҗанов (Мордовия Республикасы /Пермь крае) +0.5 секунд, өченче – Константин Главатских (Удмуртия Республикасы) +2.4 секунд.

Бу турнир белән 2014-2015 еллар ярышлар сезонын төгәлләде, дип хәбәр итә Россия Чаңгы узышлары федерациясе матбугат хезмәте.