Рөстәм Миңнеханов белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Василий Шестаков ТРда самбо перспективалары хакында сөйләште

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасы депутаты - Халыкара самбо федерациясе президенты Василий Шестаков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру идарәсе җитәкчесе Гүзәл Шакирова һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән Василий Шестаков Казанда спорт инфаструктурасын үстерү турында фикерләште. Халыкара самбо федерациясе президенты ассызыклаганча, шәһәрдә массакүләм спорт өчен файдаланылучы күп санлы спорт комплекслары эшли.  

Моннан тыш, яклар республикада спорт бергә-бер көрәшен үстерү темасына да кагылдылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов белән Василий Шестаков Татарстанда самбоның хәзерге торышы һәм перспективалары хакында фикерләште.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.