Универсиада объектлары төзелеше 1 май бистәсе территориясендә алып барылмаячак

Ә менә бистәдән ерак түгел генә, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге һәм Танк училищесы янәшәсендә ишкәкле спорт өчен су каналы торгызылачак
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казанның 1 май бистәсендә яшәүчеләргә борчылыр урын юк. Универсиада объектлары төзелеше бистә территориясендә алып барылмаячак. Бүген “Татар-информ” агентлыгы сайтында узган видеоконференциядә катнашкан “2013 ел Универсиадасы дирекциясе” директоры Владимир Леонов әлеге бистәдә яшәүчеләрне әнә шулай дип тынычландырды.

Ә менә бистәдән ерак түгел генә, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге һәм Танк училищесы янәшәсендә (Урта Кабан) ишкәкле спорт өчен су каналы торгызылачак. Ишкәкле спорт төрләре үзәгенә әйләнәчәк бу каналның озынлыгы 2,5 км булачак. Биредә трибуналар урнаштыру, көймәләр тукталу өчен яр буе территорияләре ныгытылачак.