Казанда Волонтерлар департаменты төзеләчәк

Татарстанның 150 студенты июль аенда тәҗрибә тупларга Белград Универсиадасына бара
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның 1 июлендә Сербия башкаласы Белградта җәйге Универсиада старт ала. Сербия ягы белән төзелгән килешү нигезендә, анда Татарстанның 150 студенты волонтер сыйфатында эшләргә барачак. Шул рәвешле, яшь татарстанлылар, биредә туплаган эш тәҗрибәсен Казан Универсиадасын уздырганда файдаланачак. Алар Татарстанга кайткач, студентлар өчен мастер-класслар уздырачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган видеоконференциядә “2013 елгы Универсиада дирекциясе” директоры Владимир Леонов хәбәр итте.

Сербия Универсиадасына волонтер булып барачак студентлар җентекле конкурс аша сайлап алыначак. Аларга төп таләп итеп чит телләрне белү, тырышлык, лидерлык сыйфатлары булу куела. Конкурс тиздән игълан ителергә тиеш.