Казан авыр атлеты Ауропа чемпионатында бронза медаль иясе булды

Андрей Деманов 94 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды
(Казан,13 апрель, «Татар-информ», Михаил Миронов). Казан авыр атлеты Андрей Деманов авыр атлетика буенча Бухарестта үткән Ауропа чемпионатында бронза медаль иясе булды.
Андрей Деманов 94 килограммга кадәр авырлык категориясендә германияле Юрген Шпибка һәм грецияле Никос Куртидиска гына оттырды.