Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышларында җирле команда җиңде

Алар үзләрен келәмдә иң көчлеләр итеп таныттылар.
(Апас, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Апас районы башлыгы кубогы һәм призларына көрәш ярышлары узды. Командалар арасында беренчелек Апас районы көрәшчеләре кулында. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Ярыш көне буе дәвам итте. Иң көчле көрәшчеләр ачыкланды. 12 үлчәү категориясе буенча җиңүче билгеләнде. Беренче урын алучы һәр көрәшче өенә тәкә алып кайтты. Икенче һәм өченче урын яулаган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр бирелде. Һәр җиңүчегә Мактау грамотасы, медальләр әзерләнгән иде.