Казанда 2015 елда узачак су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты талисманы итеп Барсик сайланды

Булачак уеннарның символын сайлау өчен үткәрелгән интернет-тавыш бирүләр кичә төгәлләнде

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Кичә кич 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты талисманы өчен интернет-тавыш бирү тәмамланды. Нәтиҗәдә, алда көтелгән уеннарның символы итеп Барсик сайлап алынды.
Тавыш бирүләр 2013 елның 5нче декабреннән 11 декабренә кадәр дәвам итте.
Интернет-кулланучылар талисманны 7 вариант: Барсик, Су командасы, Идел һәм Казанка, Дельфин, Зилант, Алтын балык һәм Бака арасыннан сайлап алды.
Нәтиҗәдә, берничә тавыш артыграк җыеп, беренче урынга Барсик чыкты, ул 789 тавыш җыйды. Икенче урында – Бака, аның өчен 767 кеше тавыш биргән.
Исегезгә төшерәбез, су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты Казанда 2015 елда узачак. Бу – FINA тарафыннан 1973 елдан бирле уздырылучы иң эре чара. Чемпионатның спорт программасы йөзү, шул исәптән, ачык су өстендә синхрон йөзүне шулай ук суга сикерү һәм су полосын ала. Ярышлар барышында дөньяның 210 иленнән катнашучы 2,5 мең спортчы 70 комплекттагы медаль өчен тырышачак.