Татарстанга суга сикерү һәм синхронлы йөзү буенча тренерлар таләп ителә

Казанга эш өчен чит илдән дә белгечләр чакырылуы ихтимал

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Ел башына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән укыту-тренерлык эшләрен 3 меңгә якын тренер-мөгаллим алып барган, аларның 1 меңнән артыгы квалификацияле категорияләргә ия. Штаттагы хезмәткәрләр өлеше 72 процентны тәшкил иткән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 1,5 процентка күбрәк. Аларның 75,5 проценты югары белемгә ия белгечләр. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минисры Рафис Борһанов җиткерде.
Елның беренче кварталында спорт өлкәсендәге тренер-мөгаллимнең уртача хезмәт хакы 13,3 мең сумнан гыйбарәт булган. Министр ассызыклаганча, Татарстанда квалификацияле тренерларга ихтыяҗ арткан, бу, шул исәптән, балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең яңа спорт объектлары базасына күчүе белән бәйле. Рафис Борһанов сүзләренә караганда, стажы, югары спорт казанышларына ия укучылары булмаган яшь белгечләр спорт мәктәпләрендә эшләргә ашкынып тормый. “Хәзер без беренче биш ел дәвамында яшь белгечләрне матди яктан тәэмин итү проблемасы өстендә эшлибез, республика җитәкчелегенә тәкъдимнәребезне әзерлибез”, - ди Рафис Борһанов. Аның әйтүенчә, 1 нче сентябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, спорт мәктәпләренә 50 гә якын яңа белгеч килгән, әмма квалификацияле кадрларга ихтыяҗ бу саннан 5 тапкыр күбрәк. Проблеманы хәл итү юлларының берсе – квалификацияле профиле буенча чыгарылыш белгечләренең шушы өлкәдә бер-ике ел эш тәҗрибәсен кайтару.
Суга сикерү, синхронлы йөзү, гольф кебек спорот төрләрен алга сөрү белән беррәттән, шушы спорт төрләре буенча тренерларга да ихтыяҗ туа. Моңа бәйле рәвештә хәзер Россия Йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, шулай ук Пенза һәм Волгоград бегечләре белән сөйләшүләр алып барыла. Балалар теренерлары сыйфатында чит илдән, шул исәптән, элеккеге союз республикаларыннан да белгечләр җәлеп ителүе ихтимал.
Тренерлар санына килгәндә, башлангыч этапта спортның биш су төре буенча 15-20 шәр белгеч кирәк булачак. Министр сүзләренә караганда, спортның су төрләре сарае базасында балалар-үсмерләр спорт мәктәбен ачу кирәк булачак, алга таба аның филиаллары шәһәрнең башка бассейннарында да барлыкка килергә мөмкин.
Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе белән берлектә, беренче тапкыр, сәламәтлеге чикле затлар белән эшләүче адаптив физик тәрбия юнәлешендәге тренер-мөгаллимнәр өчен курслар оештырылган.