Түбән Кама укучысы “Кама аръягы гран-прие” Кубогына ия булды

Түбән Кама укучысы “Кама аръягы гран-прие” Кубогына ия булды

(Түбән Кама, 12 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама укучысы шушы көннәрдә Баулыда узган “Кама аръягы гран-прие” шахмат турнирында җиңү яулады.

Өлкән яшьтәгеләр төркемендә Раил Мәхмүтов Кубокка ия булды. Түбән Кама спортчысы Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан җыелган үзе белән бер яшьтәге 60 кеше арасында иң күп очко җыюга иреште.

Гомумкоманда зачетында Түбән Кама җыелма командасы Чаллы вәкилләреннән генә калышып, икенче урынны яулады.