Иртәгә Әлмәткә СССР хоккее легендалары килә

Иртәгә Әлмәткә СССР хоккее легендалары килә

(Әлмәт, 12 декабрь, “Татар-информ”, Ольга Логинова). 13 декабрь көнне Әлмәтнең “Юбилейный” спорт комплексында “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәт муниципаль районы теләктәшлегендә зур хоккей бәйрәме була.

Әлмәтнең “Спутник” ветераннар командасы “СССР хоккее легендалары” җыелма командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрә. Икенчесенең составында берничә тапкыр дөнья һәм олимпия чемпионнары Александр Якушев, Виктор Кузькин, Владимир Лутченко, Виктор Шалимов, Юрий Ляпкин, Александр һәм Владимир Голиковлар һәм башка данлыклы хоккейчылар бар.

Легендар хоккейчылар шулай ук республика нефть башкаласының яшь хоккейчылары белән мастер-класслар да үткәрәчәк.