"УНИКС" Төркиянең "Трабзонспор"ын җиңде

Казандагы очрашу паркет хуҗалары җиңүе белән тәмамланды

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Европа Кубогының төркем этабы матчында Казанның "УНИКС" командасы баскетболчылары Төркиянең "Трабзонспор" командасын җиңде.

Искәртеп үтик:Төркия клубы турнирда беренче тапкыр катнаша.

Кичә Казандагы очрашу 78:64 исәбе белән паркет хуҗалары файдасына тәмамланды. Җиңүчеләр составында иң нәтиҗәле уен күрсәтүче - Кит Лэнгфорд (15 очко).
"УНИКС" (Россия) – «Трабзонспор» (Төркия) – 78:64 (16:22, 19:10, 17:18, 26:14).

У: Лэнгфорд (15), Уилльямс (14), Банич (13), Колум (10), Параховский (10).