Чирмешәндә оешмалар спорт залларында ярыша

Кичләр биредә күңелле уза

 (Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Волейбол буенча район чемпионаты кыза бара. Кайбер төркемнәрдә лидерлар инде ачыкланды да, дип хәбәр итә “Безнең Чирмешән” газетасы.

Ир-егетләр арасында әлегә мәдәният хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге белән коммуналчыларның җыелма командасы һәм район үзәк больницасы хезмәткәрләре үзләренең көчле волейболчылар икәнлекләрен күрсәтте.

Хатын-кызлар арасында әлегә иң күп очколарны район Советы, район башкарма комитеты һәм Пенсия фондының җыелма командасы, редакция һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, балалар бакчалары командалары туплаган.

Уеннар дәвам итә. Һәр сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне район үзәгенең барлык спорт заллары кичләрен кунаклар - волейболчыларны кабул итә.