420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының даими чемпионатындагы беренче матчында җиңүгә иреште – чит мәйданда «Андорра» клубыннан өстен чыкты.
«А» төркемендә чыгыш ясаучы көндәшләрнең уены УНИКС файдасына 76:68 (18:16, 23:19, 18:11, 17:22) исәбенә төгәлләнде. Казан командасы составында иң нәтиҗәле уенчы булып, 15 очко җыйган Америка баскетболчысы Джамар Смит танылды.
Европа кубогы кысаларында чираттагы уенны УНИКС 18 октябрьдә Казанда Франциянең «Леваллуа» командасына каршы уздыра. Ә аңа кадәр, 15 октябрьдә, шулай ук Казанда Бердәм лиганың даими чемпионаты кысаларында Таллинның «Калев» клубына каршы уен көтә.