Казанда “Татарстанның спорт индустриясе” тәкъдим ителгән

Күргәзмә кысаларында йога һәм Бразилия сугыш сәнгате – Копэйра буенча мастер-класслар үткәрү күздә тотыла

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 12-14 октябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Спорт индустриясе” дигән бишенче махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Балыкчы. Аучы” дип исемләнгән дүртенче махсуслаштырылган күргәзмә уза.
Күргәзмәдә спорт кирәк-яраклары һәм атрибутика, спорт корылмалары һәм фитнес-үзәкләр өчен җиһазлар, сувенирлар эшләү, кадрлар әзерләү белән шөгыльләнүче компанияләр, шулай ук әйдәп баручы спорт мәктәпләре, федерацияләр, фитнес-үзәкләр тәкъдим ителгән. Күргәзмә кунакларының бильярд, өстәл теннисы һәм спортның сугыш төрләре белән танышу мөмкинлеге дә бар. Күргәзмә кысаларында йога һәм Бразилия сугыш сәнгате – Копэйра буенча мастер-класслар үткәрү күздә тотыла.
Спорт комплекслары җитәкчеләре өчен “Спорт корылмалары белән идарә итү” дигән темага семинар узачак.
Күргәзмә 12 сеннән 14 октябрьгә кадәр көн саен эшли, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.