Олимпия чемпионнары Түбән Кама балалары белән дәресләр үткәрде

Проектта шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-иинформ»). Түбән Камада «Олимпия патруле» булып китте. Проектта шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Проект кысаларында шәһәргә су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призерлары Ирек Зиннуров һәм Марат Закиров, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Екатерина Боброва, җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Ирина Привалова һәм бокс буенча дөнья чемпионы Глеб Бакши килде.

Ачылу тантанасыннан соң, «Нефтехимик» стадионында Олимпия дәресе узды. Анда катнашучылар һәм Олимпия чемпионнары үзара аралашты. Балалар һәр спортчыга төрле сораулар бирде. Балаларны тренировкалар графигы һәм процессы, спортчыларның буш вакытларын ничек уздырулары, ярышлар алдыннан нинди китаплар укулары һәм дулкынлануларын ничек кичерүләре, үзеңне җиңүгә ничек этәрү белән кызыксынды.