Лениногорск көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулаган

Турнир яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча узды.
(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногрск шәһәренең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Бөгелмәдә узган Бөтенроссия турнирында катнашты һәм призлы урыннар яулады. Бу хакта район басмасы яза.  Турнир яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча узды. Үз үлчәү категориясендә икенче урынны Артем Давлетшин алды. Бронза приз ияләре: Әмирхан Хәбиров, Кирилл Бердников, Тимур Гиниятуллин, Никита Митрофанов, Вильдан Вакказов, Данис Кадиханов. Көрәшчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.