“Ак Барс”ның яңа спортчылары Казан Кремлендә булды

Экскурсиягә Игорь Мирнов кызы, ә Оскар Меллер хәләл җефете һәм улы белән килгән

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). “Ак Барс”ның яңа спортчылары Джастин Азеведо, Яков Рылов, Владимир Денисов, Игорь Мирнов һәм Оскар Меллер “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булды.

 Казан хоккей клубының яңа уенчылары музей-тыюлык директоры Зилә Вәлиева чакыруы буенча экскурсиядә  булды, дип хәбәр итә “барс”лыларның матбугат хезмәте.

Экскурсиягә Игорь Мирнов кызы, ә Оскар Меллер хәләл җефете һәм улы белән килгән.