Татарстан суга сикерүчесе Шлейхер - Европа чемпионатында бронза медаль яулады

Бажина/Шлейхер дуэты 305,28 балл туплады

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Россиялеләр Надежда Бажина һәм Татарстан вәкиле Никита Шлейхер спортның су төрләре буенча Европа чемпионатында өч метрлы трамплиннан катнаш синхрон суга сикерүдә бронза медаль яулады.

Бажина/Шлейхер дуэты 305,28 балл туплады. Алтын медальгә 321,06 балл белән британиялеләр Грейс Рид һәм Томас Дэйли лаек булды. Икенче урында - Италия дуэты Таня Каньотто/Майкол Верцотто (308,70).

Ярышларның бу төрендә медальләр Европа чемпионатлары тарихында беренче тапкыр уйнатылды, дип хәбәр итә «Р-Спорт».