Казанда самбо буенча Европа чемпионатын «Матч! Боец» каналында күрсәтәләр

Турнирда 31 илдән 254 спортчы катнаша

 (Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казанда самбо буенча Европа чемпионатының онлайн-трансляциясе ФИАС сайтында узачак.

Иртәгә, ягъни 13 майда Казанда Европа чемпионаты старт ала. Турнирда 31 илдән 254 спортчы катнаша.

Интернет кулланучылар ФИАС сайтында ярышларның беренчел өлешләрен дә, турнир финалын да карый ала.

Ярышлар телетрансляциясе шулай ук «Матч! Боец» каналында узачак. Телевизор караучыларга финал ярышлары тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном оешма матбугат хезмәте.