Әлмәтлеләр судомодель спорты буенча ярышларда сынатмады

Шәхси зачетта I урынны Руслан Шәрәфетдинов, III урынны Илья Кудинов яулады.судомодель спорты
(Әлмәт, 12 апрель "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәрендә Бөтенроссия фәнни-техник олимпиада кысаларында судомодель спорты буенча ярышлар үтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.15 яшькә кадәрге балалар арасында узган ярышта 7 команда катнашкан. Татарстан командасын Әлмәтнең яшь техниклар станциясенә йөрүчеләр тәшкил иткән. Шәхси зачетта I урынны Руслан Шәрәфетдинов, III урынны Илья Кудинов яулады. Команда зачетында якташларыбыз дүртенче урынга чыкты.