Мөслимнән Айдар Корбыев һәм Данияр Хәбибуллин армспорт буенча Россия чемпионы булды

Айдар Корбыев 55 кг, ә Данияр 45 кг үлчәү авырлыгында беренчелекне яулаган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Мөслим районы егетләре Айдар Корбыев һәм Данияр Хәбибуллин 18-23 март көннәрендә Екатеринбургта үткән армспорт буенча Россия беренчелегендә чемпион булды. Остазлары Ларис Бариев әйтүенчә, егетләр хәзер Европа һәм дөнья беренчелегенә әзерләнә.

«Башта Татарстан беренчелегендә, аннары федераль округ чемпионатларында катнаштык. Аннары Екатеринбургка Россия чемпионатына юллама алдык. Мөслим районыннан биш егет алып бардым. Айдар 55 кг, ә Данияр 45 кг үлчәү авырлыгында чемпион калды», — дип сөйләде Ларис Бариев.

Айдар Корбыев белән Данияр Хәбибуллин, Россия чемпионатын отып, Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәгән. Ларис Бариев әйтүенчә, егетләр хәзер май аенда Венгриядә узачак Европа беренчелегенә һәм август аенда Грузиядә узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә.

Россия беренчелегендә Татарстан командасы икенче урынны яулаган. Беренчелекне Төньяк Осетия — Алания Республикасы алган.