Быелгы Универсиадада Россия командасы 112 медаль яулады

XXIX Кышкы универсиада Красноярск шәһәрендә 2-12 март көннәрендә узды

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Красноярск шәһәрендә узган XXIX Кышкы универсиадада Россия җыелма командасы 112 медаль - 41 алтын, 39 көмеш һәм 32 бронза яулады. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Гомуми команда зачетында икенче урынны Көньяк Корея җыелма командасы алды. Аларны 14 медале (6, 4, 4) бар. Өченче урында 13 медаль (5, 4, 4) белән Япония командасы булды.

Россиялеләр соңгы медальне ир - атлар хоккей турниры финалында җиңеп алды.

  • Универсиада Красноярск шәһәрендә 2-12 март көннәрендә узды. Бүген уеннар ябылу тантанасы булды.