Чаңгычы Роман Петушков Сочидагы Паралимпиадада дүртенче “алтын”ын яулаган

1 км дистанциядә спринтта икенче урынны тагын бер Россия вәкиле Григорий Мурыгин алган

 (Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия чаңгычысы Роман Петушков Сочидагы Паралимпиадада 1 км дистанциядә спринтта алтын медаль яулаган. Анңы вакыты – 2 мин. 29,4 с.
Икенче урында – тагын бер Россия вәкиле Григорий Мурыгин, “бронза”ны Украинадан Максим Яровый яулаган, дип хәбәр итә “Интерфакс”.