news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан чаңгычысы Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясаячак

Уеннар 4 февральдән 20 февральгә кадәр узачак.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина Россия җыелма командасы составында Олимпиадада чыгыш ясаячак. Уеннар 2022 елның 4 февраленнән 20 февраленә кадәр Пекинда узачак.

Шулай ук кышкы Олимпия уеннарында чаңгычылар Наталья Непряева, Юлия Ступак, Татьяна Сорина, Анастасия Рыгалина, Вероника Степанова, Лилия Васильева, Мария Истомина, Александр Большунов, Сергей Устюгов, Александр Терентьев, Алексей Червоткин, Иван Якимушкин, Денис Спицов, Илья Семиков һәм Артем Мальцев катнашачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100