Түбән Кама Хоккей йолдызлары атналыгында катнашучыларны каршы алырга әзерләнә

12 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Көнчыгыш һәм Көнбатыш командалары арасында унынчы юбилей матчы уза.
(Түбән Кама, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Кама Хоккей йолдызлары атналыгында катнашучыларны каршы алырга әзерләнә. Бу хакта Түбән Кама хакимияте рәсми сайтында хәбәр ителә.12 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Түбән Кама Боз сараенда Яшьләр хоккей лигасының иң яхшы уенчыларыннан торган Көнчыгыш һәм Көнбатыш командалары арасында унынчы юбилей матчы уза. 13 гыйнварда 14.00 сәгатьтә хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлары матчы  башлана. Хоккей йолдызлары атналыгы кысаларында Түбән Камадагы Боз сарае каршындагы мәйдан төрле сыннар белән бизәләчәк. Бүгенге көндә биредә биш оста хезмәт куя.Кунакларны 2 метр биеклектә боздан ясалган капкачы сыны каршы алачак, аның тирәсенә боздан ясалган алкалар урнаштырылачак. Әлеге сыннар төрле утлар белән яктыртылачак.Континенталь хоккей лигасы делегатларыннан тыш, Түбән Камага республика оештыру комитеты вәкилләре дә килә башлады. "Без шоу ясарга телибез. Без барысын да югары дәрәҗәдә үткәрергә тырышачакбыз", - ди Хоккей йолдызлары атналыгы локаль комитеты җитәкчесе Вадим Янгиров.