Казанның “УНИКС” баскетболчылары Казахстанда җиңделәр

ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы, 4 очкога калышып, “УНИКС”ка оттырды.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның “УНИКС” баскетбол командасы ВТБ бердәм лигасы кысаларында Казахстанда “Астана”ны җиңде. “Астана” – ВТБ бердәм лигасына кергән беренче Үзәк Азия командасы.Беренче чирек исәбе “Астана” файдасына булды – 19:17.Икенче чиректә “УНИКС” алга чыга алды – 36:43.Өченче чиректә “Астана” яңадан өстенлекне алды – 63:57.Дүртенче чирек “УНИКС” командасы файдасына 79:83 исәбе белән төгәлләнде.