"КамАЗ-мастер" командасы тамашачылар өчен кагыйдәләрне катгыйлатуны сорады

Оештыручылар тамашачыны бәрдергән һәм ярдәм итү өчен туктамаган Андрей Каргинов экипажын ярыштан чыгардылар.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Россиянең "КамАЗ-мастер" командасы җитәкчелеге “Дакар” ралли-рейдын оештыручыларыннан тамашачылар өчен куркынычсызлык чараларын катгыйлатуны сорады. Бу турыда "ТАСС”ка команданың матбугат сәркатибе Эрик Хәйруллин хәбәр иткән.Раллины оештыручылар бишенче этапта тамашачыны бәрдергән һәм ярдәм итәргә туктамаган Андрей Каргинов экипажын ярыштан чыгардылар. Командада пилот тамашачыны бәрдерүен күрмәве һәм бу хакта бары бивуакка килгәч кенә белүен хәбәр иттеләр.Искәртеп үтик, Андрей Каргиновка җанатарлар төркемен урап узарга туры килде. Тамашачыларның берсе йомшак комда сөртенеп егыла һәм аягы белән арткы тәгәрмәчкә эләгә.“Беренче чиратта, тамашачылар өчен сабак булыр, чөнки автоспорт – спортның куркыныч төре. Әгәр тамашачылар махсус зонада булырга тиеш дигән кагыйдә бар икән, димәк, аннан чыкмаска кирәк. Кызганычка, кайбер тамашачылар ралли-рейдны күңелле тамаша дип кабул итә. Беренче чиратта, спортчыларга проблема тудырмаска һәм үз сәламәтлекләре турында уйларга кирәк”, - ди Эрик Хәйруллин."КамАЗ-мастер" командасы өчен Андрей Каргинов экипажын югалту - авыр вакыйга. “Андрей Каргинов – зур стажлы тәҗрибәле пилот, бу очрактан башка да сак булырга кирәклеген барысы да белә", - диде Эрик Хайруллин.Андрей Каргинов экипажы йөк машиналары зачетында өченче урында иде.  “Дакар”да йөк машиналары арасында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге "КамАЗ-мастер" командасы лидер булып тора. Икенче урында - Дмитрий Сотников идарәсендәге команда экипажы.