Әгерҗе чаңгычысы Сахалинда ярышларда катнашачак

Соңгы елларда Богдан, республика, хәтта Россия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алды.
(Әгерҗе, 12 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, районның иң көчле чаңгычысы Богдан Павлов февральдә Көньяк Сахалинда тәүге тапкыр узачак “Азия балалары“ кышкы Халыкара уеннарда катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Соңгы елларда Богдан, республика, хәтта Россия күләмендәге ярышларда катнашып, призлы урыннар алды. Зур уңышлар яулаган чаңгычы Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Күптән түгел Әгерҗе чаңгычысы “Ялта–Зәй“ спорт әзерлеге үзәгендә Татарстан Чемпионатында да иң яхшы күрсәткечкә иреште.