Андрей Каргинов экипажы тамашачыны бәрдерү аркасында “Дакар” раллиеннан чыгарылган

Экипаж зыян крүчегә ярдәм итәргә туктамыйча, узышны дәвам иткән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). “Дакар” ралли-марафоны судьялары карары белән Россиянең "КамАЗ-мастер" командасының Андрей Каргинов экипажы йөк машиналары зачетында узыш беркетмәсеннән төшереп калдырылган. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Россия экипажы узышның бишенче этабында тамашачыны бәрдергән һәм аңа ярдәм итәргә туктамаган.