news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск үсмерләре бадминтон буенча Россия беренчелегендә бронза медаль алды

Ярышлар 26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Санкт-Петербургта узды.

Алексеевск үсмерләре бадминтон буенча Россия беренчелегендә бронза медаль алды
alekseyevsk.ru

(Алексеевск, 11 декабрь, «Татар-информ», «Таң»). Татарстан вәкилләре бадминтон буенча 15 яшькә кадәрге Россия беренчелеге призерлары булды. Татарстан җыелма командасы составына Алексеевск бадминтончылары да керде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярышлар 26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Санкт-Петербургта узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча малайлар арасында парлы разрядта турнирның бронза медальләрен Айтуган Сөнгатуллин (Алексеевск районы) һәм Дмитрий Белых (Казан) яулады, ул 1 спорт разряды нормативын үтәде. Шулай ук Степан Волков белән бергә Илмир Хәйретдинов призга бик якын иде. Алар Мәскәү өлкәсе спортчыларына өч партиядә оттырды, дип хәбәр итте тренер Илья Черемных.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100