«Чаллы» ХК кунакта Нефтекамскиның «Батыр»командасын җиңде

Чаллы спортчылары киләсе ике уенны үз боз мәйданчыкларында 24-25 ноябрьдә Әлмәтнең "Спутник" командасы белән уздырачак

 (Чаллы, 11 ноябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Яшьләр хоккей лигасы беренчелеге кысаларында "Чаллы" ХК Нефтекамскиның «Батыр»командасын җиңде. Исәп 4:6.
Кичә беренче уен кысаларында чаллылылар 3:4 исәбе белән "Батыр"га оттырды.
Чаллы спортчылары киләсе ике уенны үз боз мәйданчыкларында, 24-25 ноябрьдә Әлмәтнең "Спутник" командасы белән уздырачак.
Яшьләр хоккей лигасы беренчелеге. Даими чемпионат, ХК «Батыр» (Нефтекамск) – ХК «Челны» (Набережные Челны) икенче уены.