"Ак Барс" ике елга беренче тапкыр "Салават Юлаев"ны җиңде

Моңа кадәр казанлылар уфалыларга 5 матч рәттән оттырган иде

(Казан, 11 ноябрь «Татар-информ», Кристина Иванова). Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфаның "Салават Юлаев" командасын җиңде. "Татнефть-арена" боз сараенда узган көрәштә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 3:2 исәбе белән өстен чыкты.

Моңа кадәр казанлылар уфалыларга 5 матч рәттән оттырган иде. "Барслар" исә соңгы тапкыр уфалыларны 2013 елның сентябрендә 4:3 исәбе белән җиңгән булган.

Бу матчта казанлылар составына Александр Свитов әйләнеп кайтты. Бозда әлегә Канададан 28 яшьлек яңа уенчы Райан Уилсон күренмәде. 

Казанлылар чемпионатта киләсе уенны 12 ноябрьдә Магнитогорскиның "Металлург" командасына каршы үткәрә.

«Ак Барс» (Казан) – «Салават Юлаев» (Уфа) – 3:2 (1:1, 0:1, 2:0). Алкалар: Леписте (Умарк, Логинов, 07.31), Лукоянов (Чибисов, Корнеев, 11.41, бол.), Макаров (Умарк, 39.04), Варнаков (Дялога, Лукоянов, 49.29), Шегрен (Меллер, 50.20).