"Ак Барс" командасы капкасын унынчы уен рәттән Эмиль Гарипов саклый

Казан хоккейчылары Мәскәүдә "Динамо" командасы белән уенны башлый.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүдә “Динамо” һәм Казанның “Ак Барс” командалары очрашу башлана.

Казан командасының составында берникадәр үзгәрешләр бар. “Ак Барс” составында имгәнүдән соң Михаил Глухов чыгыш ясый. Ул Антон Глинкин һәм Александр Свитов белән бер өчлектә уйный. Ә Андрей Попов имгәнү сәбәпле бүгенге уенга чыга алмый.

Федор Малыхинның Артему Лукоянов һәм Дмитрий Архипов белән бергә уйнавы игътибарны җәлеп итә.

Ә капканы гадәттәгечә Эмиль Гарипов саклый. Бу Эмильнең унынчы тапкыр рәттән уенга чыгуы.

Исегезгә төшерәбез, быелгы чемпионатта 17 уеннан соң “Ак Барс” исәбендә 40 очко бар һәм команда Көнчыгыш конференциядә 1 нче урында бара. 20 уенда 31 очко җыя алган “Динамо” Көнбатышта 4 нче урында.

Уенга 19.30 сәгатьтә старт бирелә.