"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә "Динамо" командасы белән уйный

Бүгенге уен көндәшләрнең ил чемпионатында үзара 90 нчы очрашуы булачак.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатының чираттагы уенында бүген Мәскәүдә “Динамо” хоккейчылары белән очраша.

Ил чемпионаты кысаларында көндәшләр 89 мәртәбә очрашкан: 37 уенда – Казан командасы, ә 45 матчта “Динамо” уңышка ирешкән. Моннан тыш 7 очрашуның тигез исәпкә төгәлләнүе дә мәгълүм. Узган сезондагы ике уенда да “Ак Барс” җиңү яулаган иде – 4:1 һәм 2:1.

Быелгы чемпионатта 17 уеннан соң “Ак Барс” исәбендә 40 очко бар һәм команда Көнчыгыш конференциядә 1 нче урында бара. 20 уенда 31 очко җыя алган “Динамо” Көнбатышта 4 нче урында.

Уен 19.30 сәгатьтә башлана.