Мөслим районында «Тамчы» йөзү бассейны ачылды

«Тамчы» йөзү бассейнын ачу тантанасына Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һ.б. килгән.

(Мөслим, 11 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл утлары»). 10 сентябрьдә Мөслим районында «Тамчы» йөзү бассейны ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Рамил Муллин, спорт объектының файдалануга тапшыру өчен әзер булуын әйтеп, мөслимлеләр исеменнән республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

«Тамчы» йөзү бассейнын ачу тантанасына Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район җитәкчелеге, мәктәп укучылары, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде.