news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Синтез» спортның су төрләре клубын бүләкләде

ТР Президенты ватерполчылар, суга сикерүчеләр һәм йөзүчеләрне Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда уңышлы чыгышлары өчен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Синтез» спортның су төрләре клубын бүләкләде
Михаил Захаров/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә «Синтез» спортның су төрләре клубын тәбрикләде.

Узган сезонда «Синтез» ватерпол клубы, чемпионат барышында бер тапкыр да оттырмыйча, Россия чемпионы булып танылды, суга сикерүчеләр FINA Гран Приенда, FINA Дөнья Сериясендә һәм Европа чемпионатында тугыз медаль яулады.

Йөзүче Александр Красных йөзү буенча дөнья Кубогында — бронза медальгә, Россия чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган Егор Куимов һәм Эрнест Мәгъсүмов шундый ук өч медальгә лаек булды.

«Республика җитәкчелеге җиңүгә ышанды һәм сез безнең өметне акладыгыз. Яшь спортчыларга үрнәк алырлык остазлар бар. Алга таба да җиңүләрегез белән куандырырсыз дип өметләнәм», — диде ТР Президенты спортчыларга.

Очрашу ахырында уенчыларга һәм команда штабына Рәхмәт хатлары тапшырылды, «Синтез» клубы президенты Ирек Зиннуров исә Миңнехановка ышаныч күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм клубның триумфаль традицияләрен дәвам итәргә вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100