news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирек Зиннуров: ТР җитәкчелеге ярдәменнән башка Казанда гранд-клублар булмас иде

Спортның су төрләре буенча «Синтез» клубы президенты ватерпол сезоны тәмамлану уңаеннан хис-кичерешләре белән уртаклашты.

Ирек Зиннуров: ТР җитәкчелеге ярдәменнән башка Казанда гранд-клублар булмас иде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәменнән башка Казанда гранд-клублар булмас иде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, спортның су төрләре буенча «Синтез» клубы президенты Ирек Зиннуров шундый фикере белән уртаклашты.

«Республика җитәкчелеге спортны үстерү өчен барысын да эшли, аңа югары дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелә. Әлеге ярдәмнән башка Казанда спортның һәр төрендә грандлар булмас иде», — диде Зиннуров.

Ул ватерпол сезоны тәмамлану уңаеннан хис-кичерешләре белән дә уртаклашты. «Без чемпионатта бер уенда да оттырмадык, әмма сезон да төгәлләнмәде. Егетләр сезон дәвамында беренче булырга омтылды. Минем ышануымча, әгәр пандемия булмаса, алар куелган бурычларны тулы күләмдә үтәр иде», — диде спортның су төрләре буенча «Синтез» клубы президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100